Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Өлеш әзерлибез

Камыры чүпрәсез, кетердәп тора, тәмлеее...

Камыр өчен: 
Йомырка - 2 данә. 
Каймак - 5 аш кашыгы. 
Көнбагыш мае - 5 аш кашыгы. 
Атланмай - 5 аш кашыгы. 
Су - 3 аш кашыгы. 
Тоз - 1 чәй кашыгы. 
Шикәр комы - 1 чәй кашыгы. 
Разрыхлитель - 1 чәй кашыгы. 
Он камырга кирәк кадәр. 

Эчлек: 
Тавык ите. 
Бәрәңге- 6-7 данә. 
Суган - 2 данә. 
Тоз, борыч тәменчә. 
Һәр өлешкә ярты чәй кашыгы атланмай салабыз. 

Эш барышы: 
Камыр өчен эретелгән ак майны (суынган), үсемлек маен, йомырка, су, каймак, тоз һәм шикәрне бергә кушып, болгатабыз.Бераз он өстик, һәм разрыхлитель өстибез. Камырны он куша куша басабыз. Камыр ял иткән арада эчемлек әзерлибез. Аннары өлеш ясап һәм мичтә алсу төчкә кергәнче якынча 50 минут пешерәбез. Әзерләнгәннән соң, элешаларны ак май яки көнбагыш мае белән майларга онытмагыз.
Тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев