Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Өчпочмаклар

12 кешегә әзерләү рецепты Әзерләү өчен күрсәтмәләр

Өчпочмак пешерү өчен кирәкле әйберләр 

Камыр ясау өчен: 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1.5 бал кашыгы шикәр комы, 60грамм ак май, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае һәм ике тавык йомыркасы (өсләренә сөртү өчен).

Эчлеге өчен: 400 грамм тавыкның түш ите*, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм), 50 миллилитр тавык шулпасы, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч.

* Тавык итеннән тыш. башка төрле ит тә алырга мөмкин, бары дуңгыз ите генә булмасын, чөнки мөселман татарлар дуңгыз ите ашамыйлар.

Камыр әзерләү 
Җамаякка җылымса сөт салып, ак май өстәгез, чүпрә кушып җибәрегез, шикәр комы, тоз салыгыз һәм он иләгез, барысын бергә кушып болгатыгыз да камыр баса башлагыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстәгез. Камырның өстен каплагыз да бер сәгатькә җылы урынга куегыз (кабарырга тиеш, якынча 2 тапкырга арта).

Эчлек әзерләү 

Кабыр кабара торганда, суган, вак кисәкләргә шакмаклап ит һәм бәрәңге турагыз. Табага дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салыгыз, шунда эчлекне бергә кушыгыз, кирәгенчә тоз белән борыч сибегез һәм барысын бергә болгатыгыз. Плитәне уртача кызулыкка куегыз да 20-25 минут тотыгыз, пешеп беткәнче тормасын. Шуннан җамаякка бушатыгыз һәм суынырга куегыз.

Камырыгызны он сипкән куна тактасына алып куегыз да, озынча «колбаса» рәвешендә тәгәрәтегез, аннан 70-75 грамм зурлыгында кечкенә кабартмалар кисегез һәм 15 минут кабарып киткәннәрен көтегез.

Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп ясагыз. Җәймәләр уртасына 80-82 грамм авырлыгында алдан эшләнгән эчлекне салып чыгыгыз.

Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз, уртасында кечкенә тишек калсын. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыгарга тиеш.

Табаны сыек май белән майлагыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгыгыз. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгыгыз.Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкага куыгыз да 30-35 минут тотыгыз.

Табаны мичтән алыгыз һәм 5-10 минут суынганын көтегез. Өчпочмакларны тәлинкәләргә тезеп чыгыгыз. Тәмле булсын!

Халисә Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X