Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Мондый аз тозланган сарымсаклы помидордан беркем дә баш тартмаячак

Аны әзерләү бик гади һәм тиз, ә тәме – тел йотарлык!

Уртача зурлыктагы 1 кг помидорлар өчен кирәк:

1.5 л су4 cт.л. coли
2 аш кашыгы шикәр комы
1.5 чәй кашыгы аш серкәсе
5 ботак укроп
1 петрушка тамыры
3 дафнә яфрагы
2 карлыган яфрагы
4 чия яфрагы
6 борчак борыч
1/3 чәй кашыгы горчица орлыгы
1/3 чәй кашыгы паприка
2 канәфер (гвoздички)
6 – 8 тырнак сарымсак

Әгәр дә тәкъдим ителгән тәмләткечләрнең кайсы да булса юк икән, аңардан башка гына ясасагыз да була.

Әзерләү:
Помидорларны юып, кырыйларына ярык ясап, киселгән сарымсакны шунда тыгарга. Помидорларны, тоз, шикәр комы һәм тәмләткечләр сибеп, чиләккә яки банкага урнаштырабыз. Суны кайнатабыз. 1-2 минут көтәбез дә, помидорлар өстенә коябыз. Аннары аш серкәсе өстәп, капкач ябабыз. Суынгач, суыткычка алып куярга кирәк. Әлеге тозлыкта аларны күпме тотсаң да ярый, бары тик бер атнадан соң (әгәр дә калса) помидорлар аз тозланган түгел, ә яхшы ук тозланган булачак. Алай да тәмле!

Хөрмәтле дусларыбыз, үзегезнең рецептларыгыз белән дә уртаклашырга онытмагыз! Без аларны һичшиксез бастырачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев