Менә шундый «җәлт» пирог
Кирәк була:
•Йомырка – 2 данә
•Он – 2 стакан
•Кефир – 1 стакан
•Шикәр комы – 1 стакан
•Камыр йомшарткыч – 10 гр
•Ванилин – бер чеметем
•Йөзем җимеше – 100 гр
•Сыер мае – 1 аш кашыгы
Әзерлибез:
Тирән савытта йомырка, шикәр комы һәм кефирны блендер ярдәмендә болгатабыз. Шунда ук өлешләп онны, йомшарткычны (разрыхлитель), ванилин һәм йөземне кушабыз. Форманы (табаны) майлап, камырны бушатабыз. Пирогны 180 градуста 30-35 минут пешерәбез. Әзерлеген шырпы белән тикшерегез. Өстенә шикәр ширбәте яки шикәр оны сибә аласыз. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев