Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Майонезны үзебез ясыйк

Әйе шул, үзебез ясыйк. Кибеттә майонез бәяләрен күрдегезме? Шаккатмалы! Ә өйдә әзерләсәк, очсыз да, зарарсыз да, күпкә тәмлерәк тә булачак!

Бу эш өчен биш минут вакыт җитә, блендер һәм түбәндәге продуктлар кирәк:
Үсемлек мае – 200 мл
Горчица – 1 чәй кашыгы
Йомырка – 1 данә
Тоз – ½ чәй кашыгы
Шикәр комы – 1 чәй кашыгы
Аш серкәсе (9%) – 1 чәй кашыгы
Аш серкәсеннән калганнарын блендер савытына салырга. Йомыр каның сарысын нәкъ урта сына туры китереп, блендерны батырырга һәм ак масса барлыкка кил гәнче эшләтергә.
Аннары, барлык ингредиентлар бергә катнашып, бертөрле масса барлыка килгәнче, блендерны күтәртеберәк тә болгатырга була.
Иң соңыннан аш серкәсен дә өстәп, тагын 15 секундлап болгатабыз да, майонезыбыз әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев