Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Маринадланган баклажан

Мондый баклажан гөмбәне хәтерләтә, авыз суларын китерерлек тәмле була.

Кирәк була:
5 кг баклажан
3 аш кашыгы тоз
0,5 кг суган
4-5 телем сарымсак
Иссез үсемлек мае

Рассол өчен:
2 стакан су
0.5 стакан 6% лы уксус
Лавр яфрагы
6-8 данә борыч.

Әзерлибез:
1.Баклажанны юабыз һәм кабыгыннан чистартабыз, бигүк калын итми генә телемләп турыйбыз.
2.Болгатырга уңайлы булсын өчен, зур савытка салабыз.
3.3 аш кашыгы тоз салып, 2 сәгатькә алып куябыз. Согы чыгарга тиеш. 4.Баклажан ял иткән арада суган һәм сарымсакны әзерлибез. Суганны ярым боҗралап турыйбыз, ә сарымсак телемнәрен икегә бүләбез.
5.Табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салабыз. Суын сыркыткан баклажанны аз гына ике яклап кыздырабыз.
6.Кыздырылган баклажаннарны кәстрүлгә 3-4 см калынлыкта тезәбез, өстенә суган, сарымсак салабыз. Шулай итеп, яшелчәләр беткәнче катламлап тезәбез.
7.Тозлык әзерлибез. Савытка 2 стакан су салабыз, кара борыч, дафнә яфрагы, ½ стакан уксус өстибез. Кайнатып чыгаргач, әлеге рассолны яшелчәләр өстенә коябыз. Капкачын ябып куябз һәм суынгач, 1,5-2 тәүлеккә суыткычка куябыз.
8.Әгәр дә кышка саклыйсыгыз килсә, баклажанны чиста банкага салып, 15 минут стерильләштереп, капкач белән ябып куябыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев