Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Лимон согы кушылган кишер кайнатмасы

Кирәк: • Кишер – 1 кг • Лимон – 1 кг • Шикәр комы – 2 кг • Ванилин – тәменчә

Әзерләү:
1. Кишерләрне чистартып, кипсен өчен сөлгегә җәеп салыгыз.
2. Лимоннарны кайнар су белән коендырырга, зур булмаган кисәкләргә турарга, орлыкларын алырга, кабыгына тимәгез. 
3. Кишер белән лимонны иттарткычтан чыгартырга.
4. Әзер массага шикәр комын кушып, яхшылап болгатырга.
5. Акрын утка куеп кайнатып чыгарыр га һәм утны тагын да киметеп, вакыт-вакыт күбеген алып һәм болгатып, якынча 40 минут кайнатырга. Сүндерер алдыннан, теләсәгез, әз генә ванилин өстәргә.
Тел йотарлык лимон 
пирогы 
Камыр:
Каймак – 100 гр, сыер мае – 100 гр, сөт – ½ стакан, сода – 0,5 чәй кашыгы, он – 2 ст
Эчлек:
- Лимон – 1 данә
- Алма – 1 данә
- Шикәр комы – 1 ст
- Күкәй – 1 данә (пирог өстен майлау өчен)
Лимон белән алманы иттарткычтан чыгарып, шикәр комы белән кушып болгатабыз. Эчлек сыеграк булып чыга. Кемдер аны куерту өчен крахмал яки желатин куша, манный куллансагыз да ярый. Теләсәгез, ванилин өсти аласыз. 180 градуслы мичтә 30-40 минут пешерәбез. Пирог хуш исле, әз генә әчкелтем, йомшак һәм бик тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев