Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Лаваштагы ысланган балык – тел йотарлык кабымлык

Лавашка төрелгән ризыкларны яратучылар бу кабымлыкны да үз итәчәк, мөгаен.

Кирәк була:
Пешереп ысланган балык, кыяр, лаваш, яфраклы салат, каймак.

Эчлек:
Балыкны зуррак кисәкләргә бүлгәләргә. Иң мөһиме, кылчыкларын калдырмагыз. Кыярны вак шакмаклап турарга. 1-2 кашык каймак өстәргә. Эчлек бик сыек булмасын, алайса лаваш бик тиз йомшарып китәчәк. Балыкта булган тоз җитәргә тиеш, ә кем тозлырак ярата, үзегез теләгәнчә өстәгез. Барысын бергә кушып болгатабыз һәм лавашка бушатбыз.
Эчлекне лавашның кырыена ук салмагыз, 3 см эчкәрәк керегез. Болай иткәндә ул төргән вакытта агып чыкмас. Шулай ук, бетереп тә кирәкми, лавашның 2/3 өлешенә генә эчлекне ягыгыз. Калган өлеше белән әзер рулетны тагын бер кат чорнап куярсыз. Бу аңа артык җебеп китәргә юл куймас.
Балыклы катнашма өстенә салат яфракларын җәбез дә, рулетны төреп куябыз. Баш-башларын кисеп алып, авыз итеп карыйбыз (аларны барыбер табынга куймаячаксыз), калган рулетны әзрәк сеңәргә куегыз.

Телемннәргә кисеп, тарелкага бизәкләп тезәргә. Моның өчен яшел үләннәр, зәйтүн, помидор һәм тәмләткечләр кулланырга мөмкин. Табынга чыгарабыз. Тәмле булсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев