Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кызыл чөгендердән кәтлит

*консервланган фасоль – 1 банка

*пешерелгән дөге – 150 г
*пешкән чөгендер – 2-3
*он – 3 аш кашыгы
*тоз, борыч, тәмләткечләр (теләсәгез) – тәменә карап

Фасольне изәбез һәм шуңа дөгене салып болгатабыз. Чөгендерне вак угычтан чыгартабыз да фасоль белән дөге янына кушабыз, онны сибеп тоз, борыч, әзрәк кенә су өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Әгәр дә масса бик сыек килеп чыкса, тыгызланганчы тагын он өстәгез. Әзер булганнан соң, массаны ярты сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Шуннан соң кәтлитләр әвәләп табага тезегез һәм өсләрен майлап 20-25 минутка 180°Ска кадәр җылытылган мичкә куегыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт рецепт с фото вкусно котлета свекольные котлеты