Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кышкыга укроп пастасы

Нәрсә-нәрсә, әмма укроп уңды быел.

Шуңа күрә, турап, суыткычның катыра торган бүлегендә саклау кебек ысулдан кала, тагын бер төрле рецепт тәкъдим итәбез, бәлки төрләндереп җибәрергә ярар. Ул бик хуш исле һәм универсаль укроп пастасы. Бөтен төрле ит һәм бәрәңге ризыкларына туры килә, шулай ук макарон белән дә бик тәмле. Аны суыткычта (катыргычта түгел) елдан артык сакларга була.
Әлеге пастаны әзерләү өчен түтәлдән яңа гына сабаклары белән өзелгән 0,5 кг укроп кирәк. Өч-дүрт өлешкә бүлеп, блендер савытына салырга, шунда ук 20 гр тоз, 10 гр шикәр комы, ярты лимон цедрасы, 2 чәй кашыгы лимон согы, 50 гр чистартылган сарымсак, 300 мл үсемлек мае өстәргә.
Бертөрле пастага әйләнгәнче вакларга. Әзер пастаны 250 граммлы кечкенә чиста банкаларга тутырырга, авызына кадәр 2-3 см калсын, чөнки анда бер см тирәсе үсемлек мае салырга кирәк. соңыннан калай капкачлар белән ябып куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев