Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

“Кышкы король” салаты

​​​​​​​Бакчаларда кыяр уңышы шатландыра, инде авыз итеп карадык, хәзер кышка салатлар ясасак та була. Ел да үзегез әзерли торган рецепт янына менә монысын да кыстырып куегыз әле. Бәлки кулланырсыз.

Кирәк була:

*2 кг кыяр

*400 г суган

*2 аш кашыгы шикәр комы

*40 мл аш серкәсе

*1 аш кашыгы тоз

*8 бөртек борыч

*петрушка яисә укроп.

Әзерлибез:

Кыярларны консервлау алдыннан, якынча ике сәгать, бозлы салкын суда тотып торырга киңәш итәбез. Болай эшләгәндә яшелчәләр нык була. Аннан суны түгеп, эшкәртүгә керешәбез. Башларын кисеп алгч, түгәрәкләп турыйбыз, калынлыгы якынча 2 мм. Эре кыярлар булса, ярым боҗралап та турарга була.

Суганны шулай ук ярым боҗралап турыйбыз да, кыяр янына салабыз. Суган елатамы? Пычакны ешрак салкын суда юешләтеп торыгыз. Яшелчәле савытка ваклапа туралган яшел үләнне салып болгатабыз да 40 минутка сок бирсен өчен алып куеп торабыз.

Икенче этапта барлык продукцияне кәстрүлгә бушатабыз, шунда шикәр комы, уксус һәм борыч өстибез һәм кабат болгатабыз. Уртача утта кайнатып чыгарабыз да, кабымлыкны гел болгатып торып 2-3 минут пешереп алабыз. Кыярлар сары төскә кергәч, плитәдән алабыз.

Эш бетте диярлек, салатны стерильләштерелгән банкаларга бушатырга гына кала. Капкачлар белән яхшылап ябып, суынганчы каплап куярга да онытмагыз.

Әзерләве җиңел, ә кышын телеңне йотарлык тәмле булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X