Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ял көнне кышка томат согы ясыйбыз

Кышка менә дигән эчемлек, сез дә ясап карагыз әле, иренмәгез!

Кирәк була:

-Помидор

-Тоз

-Шикәр комы

Бер килограмм помидордан якынча 1 литр сок чыга

Әзерлибез:

Помидорларны яхшылап юып, кисәкләргә турыйбыз һәм әз генә (1/4 стакан) су салынган кәстрүлгә тутырып акрын утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң 10 минут (артыгы кирәкми) пешерәбез һәм суытабыз. Әз генә җылы томатларны иләк аша чыгарабыз. Калдык буларак бары тик кабык һәм орлыклар гына калырга тиеш, барлык йомшак өлешен чыгартып бетерергә тырышыгыз, сезнең алыначак согыгыгзның күләме шуннан тора.

Алынган массаны кабат утка куярга һәм тоз белән шикәр комын кушарга. Аларның нормасы һәркемнең үзенеке: кемдер тозлы, ә кемдер татлырак ярата. Кайнап чыккач тагын 15-20 минут пешерегез. Кайнар сокны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлыйбыз һәм шул ягы белән бастырып куябыз. Алар шулай суынганчы тора. аннары инде сакларга алып куясыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев