Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кышка корейча пекин кәбестәсе «Ким-Чи»

Кунаклар, бик тә борычлы булуына карамастан, әлеге кәбестәне өстәлдән бик тиз юк итә.

• Пекин кәбестәсе – 1,5 кг
• Сарымсак – 6 тырнак
• Төелгән (эре итеп) кызыл борыч – 4 аш кашыгы
• Тоз – 150 гр
• Су – 2 л
• Шикәр комы – 1 чәй кашыгы
Пекин кәбестәсенең зурларын сайлагыз, чөнки иң кетердәп тора торган сусыл өлеше яфрак түгел, ә, гадәттә, без кисеп ташлый торган, төп өлешендә. Аны буйга дүрт өлешкә бүләбез һәм зур савытка салабыз. Шуны да әйтеп куябыз: борыч белән сарымсак катнашмасы – «термоядерный» нәрсә. 
Хәзер тозлык әзерлибез. Тозны суда эретәбез һәм кәбестә өстенә салабыз да, томалап куябыз. Ул шулай 10-12 сәгать тора. Кичтән тозлап калдырып, эшне иртәгәсен тәмамларга да була.
Борычлы масса әзерлибез. Ул корейча, тузан хәленә китермичә (хлопьями) төелгән булса яхшы. 4 аш кашыгы борычка уып 6-7 тырнак сарымсак (яки сарымсак сыткыч аша чыгартып) һәм 1 чәй кашыгы шикәр комы кушабыз, су өстәп, боламык хәленә китереп болгатабыз.
Ә хәзер перчатка киябез! Һәрбер кисәк тозланган кәбестәнең һәр яфрагына борычлы массаны сылыйбыз, банкаларга тутырып, тозлык салабыз һәм капкачлап куябыз. Салкынча урында саклыйбыз.
Әгәр дә сезнең өчен бик тә борычлы икән, ашар алдыннан әзер кәбестәне юыгыз һәм аркылыга киң телемләп турап, табынга бирегез. Өстенә сыек май сибегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев