Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кычытканнан тузганак (одуванчик) һәм сырлы салат

Кирәк:  

100 гр – яшь кычыткан яфрагы
100 гр – сәрдә (сныть)
100 гр – тузганак яфрагы
200 гр – кыяр
50 гр – сыр
Үсемлек мае
Яшел суган
Петрушка
Укроп 
Тоз

Әзерлибез: кычыткан белән сәрдәне һичшиксез кайнар су белән коендырырга кирәк, аннары салкын су белән юыгыз. Тузганак яфракларын 30 минут тозлы суда тотыгыз. Шуннан соң барлык үләннәрне һәм кыярны ваклап турагыз, ә сырны эре угычтан уыгыз. Килеп чыккан катнашманы сыек май белән болгатыгыз. Тәмле һәм файдалы булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    100граммлап тормыйбыз инде, кычыткан күп