Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Корейча ташкабак

Бу рецептка яшь кабачкилар куллансагыз уңайрак, әмма әгәр инде үсеп, катыланып киткәннәр икән, кабыгын әрчергә, эчләрен алырга кирәк булачак.

Кирәк:
Ташкабак – 1 кг
Кишер – 150 гр
Башлы суган – 150 гр
Татлы борыч – 3 данә
Сарымсак – 1 баш
Укроп белән петрушка – 1 бәйләм
Үсемлек мае – 5 аш кашыгы
Аш серкәсе (9%) – 5 аш кашыгы
Шикәр комы – 3 аш кашыгы өеп
Тоз – өймичә 2 чәй кашыгы
Корейча кишер тәмләткече –
1 аш кашыгы өеп
Барлык кирәкле яшелчәләрне чис тартып, юып әзерләп куегыз. Ташкабакны һәм кишерне корейча кишер кыргычыннан уарга.
Суганны ярымбоҗралап, борычны саламлап турарга. Барлык яшелчәләрне тирән савытка салып, үсемлек мае, аш серкәсе, шикәр, тоз, тәмләткеч, туралган үләннәр һәм пресс аша чыгартылган сарымсакны өстәргә.
Маринад тигез таралсын өчен яхшылап болгатырга һәм капкач белән томалап, 2,5 сәгатькә өстәлдә калдырырга. Согы чыксын һәм матур төскә керсен.
Аннары банкаларны һәм капкачларны стерильләштереп, салатны шуларга тутырырга. Зур кәс терүлнең төбенә тастымал җәеп, банкаларны утыртырга, җилкәләренә кадәр җитәрлек итеп су салырга. Кайнап чыккач, иң актын утка куеп, 0,5 литрлы банкаларны 20 минут стерильләштерергә. Капкачлаганнан соң, капкачлы ягы белән бастырып куярга, суынганчы шулай торсын.
Бу салатны чи килеш тә әзерләп ашарга була. Ясап куйгач, ике сәгать маринадланып тора һәм әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев