Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Корейча баклажан

4 кг баклажанны озынча итеп, саламлап турыйбыз, яхшылап тоз сибеп, ярты сәгатькә калдырабыз.

1 кг кишерне корейча итеп махсус угычтан уабыз. 1 кг борычны саламлап, 1 кг суганны ярым боҗралап турыйбыз. 100 г сарымсак ваклыйбыз.

Яшелчәне бергә кушабыз, корейча баклажан өчен 1 пакет тәмләткеч салабыз+ ярты стакан шикәр комы+50 г 9%лы уксус, болгатабыз һәм 5 сәгатькә калдырабыз, вакыт-вакыт болгатып торырга онытмыйбыз.

Баклажанны үсемлек маенда кыздырып алабыз һәм суынганын көтәбез.

Шуннан барысын да бергә кушарга, яхшылап болгатырга, яшел үләннәр өстәргә кирәк. Әзер ризыкны банкаларга салып, стерильләштерергә һәм төргәләп куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев