Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Консервланган балыктан кәтлит

Хатын-кызны көн дә, нәрсә пешерим икән, дигән сорау борчый. Ризык төрләндерү өчен бер җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

• Балык консервасы (мәсәлән, майдагы скумбрия) – 1 банка
• Бәрәңге – 3 данә
• Дөге – 150 гр
• Суган – 2 баш
• Сарымсак – 1 тырнак
• Йомырка – 1 данә
• Яшел тәмләткечләр (мәсәлән, укроп), тоз, төелгән кара борыч.


Бәрәңгене пешереп изәргә, дөгене бүрттерергә, балыкны чәнечке белән вакларга, суган белән сарымсакны вак итеп турарга (яки блендерда). Шуларны савытка салып, вак итеп туралган яшел тәмләткечне, йомырка, тәменчә тоз-борыч кушып болгатырга. Барлыкка килгән массадан кәтлитләр ясап, әзер булганчы ике яклап кыздырырга. Бик тәмлеее...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X