Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

КОНФЕТ (ПОМАДКА) ясыйбыз

Балачакта бик яратып ашый торган бер тәм-том бар иде, хәтерлисезме икән? Сөтне шикәр комы белән озак кына кайнатып ясыйлар иде аны.

КОНФЕТ (ПОМАДКА)

  • 0,5 л сөт
  • 1 кг шикәр комы
  • 40 гр атланмай

Сөткә шикәр комы салып кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач 1 сәгать болгаткалап кызарганчы кайнатабыз. Кызара төшкәч май салып, тагын 20 минут кайнатабыз. Тәмам кызаргач, уттан алып суытабыз. Бераз суынгач, җиңелчә майланган тәлинкәгә яки пергамент җәелгән табага агызабыз. Җылы вакытта, соңыннан кисәргә җайлы булсынга өстен ромбиклап кискәлибез. Чәй янына ваклап бирәбез.

Чыганак - фото: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев