Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Кәләш» салаты

Әлеге бик матур төсле, катламлы һәм тәмле кабымлык иң гади һәм кул астындагы продуктлардан ясала. Кирәк була:

• Суган – 2 данә
• Бәрәңге – 4 данә
• Кишер – 3 данә
• Чөгендер – 2 данә
• Йомырка – 4 данә
• «Дружба» эретелгән сыры – 3 данә
• Майонез
•Үсемлек мае (кыздыру өчен)

Әгәр дә үзегезгә генә ясыйсыз икән, продуктларның күләмен киметегез.

Әзерлибез:
Яшелчәләрне һәм йомырканы пешерегез һәм суытыгыз. Суганны турагыз һәм кыздырыгыз. Яшелчәләрне, йомырканы чистартып һәм сырны эре угычтан уыгыз. Салатны савытка катламлап ясыйбыз:
-бәрәңге
-кыздырылган суган
-кишер
-кыздырылган суган
-майонез
-чөгендер
-кыздырылган суган
-майонез
-уылган сыр (бер өлешен бизәү өчен калдырыгыз)
-майонез
Салатның өстенә уылган сыр белән йомырканы сибәбез һәм теләгәндә яшел үләннәр белән бизи аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X