Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кишер кайнатмасы

Быел башка яшелчәләр кебек үк, кишер дә ишелеп уңды. Кайларга урнаштырып бетерергә дә юк, инде йомшый да башлар. Әрәм булмасын әле, менә сезгә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, кишердән кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.

Гадәттә, пешергәннән соң күп кенә яшелчәләрнең витаминнары кими. Ә менә кишер андыйлардан түгел, аның, киресенчә, пешкәч файдасы тагын да арта: альфа һәм бета-каротиннар (көчле антиоксидантлар) 14 процентка, лютеин (күз сетчаткасына өчен бик тә мөһим матдә, каротиноид) – 11 процентка арта. 
Шулай итеп, яран гөле яфрагы кушылган кайнатмадан авыз итеп карагыз әле. 
Кирәк була:
• Кишер – 1 кг
• Яран яфрагы – 5-6 данә
• Шикәр комы – 1 кг
• Су – 600 мл
• Шәраб кислотасы – 12 мл
Әзерлибез:
Кишерләрне эре угычта уабыз. Яшелчәне 10-12шәр минут 4 тапкыр акрын утта кайнатабыз. Болай иткәндә үзенчәлекле исе калмый. 
Калын төпле савытка су белән шикәр комын кушып, куе сироп барлыкка килгәнче, кайнатабыз. Аннары шуңа пешкән кишерне һәм җепкә беркетелгән яран яфракларын өстибез. Масса ярым үтә күренмәле булганчы кайнатабыз. Әзер булгач, яран яфракларын алып ташлыйбыз һәм шәраб кислотасын кушабыз. 

Һәм тагын бер төрлесе – гади кайнатма
Кирәк була:
• Кишер – 1 кг
• Шикәр комы – 1 кг
• Лимон кислотасы – 1 чәй кашыгы
• Су – 0,5 л
Әзерлибез:
Су белән шикәр комыннан сироп әзерлибез. Моның өчен аны болгата-болгата, шикәре эреп беткәнче, 5 минут тирәсе кайнаталар. Кишерне угыч яки комбайн ярдәмендә вак ларга һәм кайнап торган сиропка салырга. 10-12 минуттан соң савытны ут өстеннән, иң азы 10 сәгатькә, алып куярга. Аннары катнашманы кабат, куерганчы кайнатырга һәм лимон кислотасын өстәп, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев