Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кибеттән аласыгыз да килмәс

Төрек ипие – базлама. Кирәк була: - Бодай оны – 400 гр - Кефир – 250 мл - Тоз – тәменчә - Сода – 1 чәй кашыгы

 

Сода һәм тозны кушып онны илибез. Йомшак итеп камыр басабыз. Консистенциясенә карап, 250 граммнан чүт кенә күбрәк яки азрак кефир кирәк булачак. Иң мөһиме, камырыгыз каты булмасын. Ябышмасын өчен, кулыгызны майлагыз. Камырны 10 минутка суыткычка куеп торыгыз, өлгерсен. 
Аннары аны зур булмаган «колбоса» формасына китереп, 5 кисәккә бүләбез һәм һәр өлешне түгәрәк коймак итеп җәябез. Аларны чәнечке белән тишкәлибез. Табаны яхшы итеп кыздырабыз, майларга кирәкми. Коймакларны ике яклап та кыздырып алабыз, кирәк дип тапсагыз, ипине әзер булгач майлый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев