Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кәбестәле мантый

Бу ял араларында ашамаган нәрсә калмады инде. Мантының мондыен да авыз итеп карасак...)))

Кирәк була: ярты кг тавык фаршы, шул ук кулэмдэ бик вакланган кэбестэ, 3-4 суган, кишер.

Монда бик куп тәмләткечләр кушыла, яратмасагыз – кулланмагыз. Чили, паприка бутап эчлек эзерлибез.

Камыры: 1 стакан кайнар су, тиз-тиз калак белэн он өсти-өсти камырны бутыйбыз, эзрэк суына тошкэч - 1 йомырка, тоз, 2 аш кашыгы сыек май салып камырны басып бетерэбез. МАМОны бер яклап кына борэбез.

Соус: 1 стакан йогыртка угычтан уылган 1 кыяр (“свежий”), 2 бүлем сарымсакны кушып болгатабыз Соус әзер!

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X