Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кәбестә маринадлауның 3 төрен тәкъдим итәбез:

1.Туралган, азрак изелгән кәбестәне катламлап банкага салабыз: кәбестә, петрушка, кишер, борыч, сарымсак (үз фантазиягезне дә эшкә җигегез).

2.Кәбестә, кызыл, яшел борыч, кишер – барысы да шакмаклап турала. Барлык яшелчәләрне зур савытта болгатабыз. Петрушка, укроп, сарымсак өстибез дә, банкаларга тутырабыз һәм тозлык коябыз.

3.Кәбестәне вак итеп турыйбыз. Кызыл әче борыч+ петрушка+тмин+түгәрәкләп туралган кишер+сарымсак (күләме үзегез теләгәнчә). Зур савытта болгатып, банкаларга тутырабыз. Шундый ук рассол салабыз.
Тозлык: 3 литр су+2 аш кашыгы шикәр комы+3 аш кашыгы тоз+гвоздика+борыч+дафнә яфрагы – барысын да салып кайнатып, суындырабыз + 3-4 аш кашыгы үсемлек мае салабыз.
Барлык банкаларга да бертөрле тозлык салына. Кәбестә 3 көннән әзер була. Салкын урында сакларга кирәк.
Болай маринадланган кәбестә, гадәттә, төсен үзгәртми.

Үзегезгә саклап куегыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев