Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Катлы (слоеное) камыр әзерләү рецептын тәкъдим итәбез, дуслар

Мондый камырны өй шартларында да ясау бик җиңел, ә иң мөһиме, «телеңне йотарлык» тәмле килеп чыга.

Кирәк була:

  • 500 г онга:
  • 400 г атланмай
  • ярты лимон
  • ярты стакан су
  • бер чәй кашыгы тоз

Онны май белән кушып камыр басалар. Аннан соң аны 1,5-2 см калынлыкта дүрт почмаклап җәяләр һәм, зур тәлинкәгә салып, салкын урынга чыгарып куялар. Калган оннан да лимон суы өстәлгән ярты стакан салкын су белән камыр басыла (суга кирәгенчә тоз да өстәлә). Бу камыр түгәрәкләп әвәләнә һәм, өстенә чиста тастымал каплап, 20-30 минут тотыла.
Шуннан соң аны майлы камырдан ике тапкыр киңрәк һәм бераз озынрак итеп җәяләр. Майда басылган (тәлинкәгә салып суык урында тотылган) камырны җәелгән камыр уртасына салырга һәм, зур камырны дүрт яктан каплап, конверт кебек итеп, чеметеп ябыштырырга кирәк.

Шулай итеп, майга басылган камыр конверт эчендә кала. Кунага он сибеп, бу конвертны 1 см калынлыкта тигез итеп җәяргә, аннан аны бөкләп, тактага салып, 30-40 минут салкын урында тотарга кирәк. Суытылган камырны, тагын ике тапкыр җәеп, дүрткә бөклиләр һәм салкын урында тоталар. Ләкин бөкләгән вакытта аның арасына он сибәргә ярамый.

Шуннан соң бу камырдан кирәкле әйберләрне - сумса һәм башкаларны ясыйлар.

Чыганак:Кирәкле төркем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев