Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

"Карбонара" пастасы

Ингредиентлар: Спагетти — 200 г Зәйтүн мае — 30 мл Башлы суган — 1 данә Бекон — 200 г Сөт өсте (сливки) 22% — 100 мл Үләннәр катнашмасы (прованс)— 5 г Йомырка сарысы — 1 данә. Пармезан сыры — 30 г Черри помидоры — 5-6 данә. Яшел базилик — 1 ботак Тоз — 20 г Борыч — по вкусу

Әзерләү:
1.Башлы суганны саламлап, беконны вак итеп турарга, йомырканың агын сарысыннан аерырга, черри помидорларын икегә бүлергә.
2.200 грамм спагеттины 2 литр тозлы суда 10-11 минут пешереп алырга (эче катырак калырлык итеп) һәм суын саркытып, зәйтүн мае белән болгатырга.
3.Зәйтүн мае салынган табада туралган суган белән беконны, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.
4.Табага сөт өстен дә өстәп, бер минут болгатырга.
5.Спагеттины барлыкка килгән соуска салып, акрын утта бер минут тирәсе җылытырга.
6.Үләнәрдән (прованс) торган пастаны, тоз һәм борыч кушарга.
7.Уттан алып, йомырка сарысын да кушып, болгатырга.
8.Уылган сыр, черри помидоры һәм яшел базилик белән бизәргә.
Тәмле булсын!

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X