Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Карабодай каймаклы соуста

Тәмле булсын.

Кирәк була: 700 гр ит фаршы, 120 гр пешкән карабодай, 2 тырнак сарымсак, тоз-борыч – тәменчә.
Соус өчен: 1 баш суган, 2 тырнак сарымсак, 30 гр атланмай, 2 а.к. үсемлек мае, 1 а.к. он, 300 мл су, 3-4 а.к. каймак.

Фаршка карабодайны, изелгән сарымсак һәм тәмләткечләрне кушып, яхшылап болгатабыз да, үзегезгә кирәкле зурлыкта шарлар ясыйбыз. Табага тезеп, 180 градускача кызган мичтә 20-25 минут пешерәбез.

Ул пешкән арада, суган белән сарымсакны вак итеп турап, ике төрле май катнашмасында кыздырабыз. Он өстәп, болгата-болгата, тагын берәр минут кыздырабыз. Аннары, шулай ук, болгата-болгата су салабыз (ит шулпасы куллансагыз да була).

Пешкән карабодайлы шарларны шунда урнаштырабыз да, капкач ябып, әкрен утта биш минутлап тоткач, өстенә каймак өстибез, тәменчә тоз­лыйбыз-борычлыйбыз, кайнатып чыгарабыз да сүндереп куябыз. Табынга өстенә яшел үләннәр белән бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев