Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кара карлыганнан «Пятиминутка» кайнатмасы

Бу кайнатманы кайнату өчен бернинди үлчәү дә, бизмән дә кирәк түгел.

Бар да стканалап үлчәнә. Кайнатма тәмле, хуш исле була һәм әчеми дә, күгәрми дә.

Зур табакка 6 стакан су, 10 стакан шикәр комы салып, кайнатырга куябыз.

Кайнап чыккач, утны киметеп, 20 минут буе ширбәтне кайнатабыз.

20 минуттан соң ширбәткә 15 стакан юылган кара карлыган салабыз.

Кайнап чыкканнан соң, нәкъ 5 минут кына утта тотабыз да, сүндерәбез. Өстенә чыккан күбеген җыеп алабыз.

Кайнатмага тагын 15 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче болгатабыз.

Суынгач, банкаларга тутырабыз.
 

Чыганак: ТАТАР АШЛАРЫ | ТАТАРСКИЕ РЕЦЕПТЫ | ТАТАРЧАГАЗЕТА
Мәрьям Миңнеголова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев