Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кальмардан салат

Әлеге искиткеч салатны ясау өчен 4-5 кальмар, 2-3 тырнак сарымсак , 15-20 данә әстерхан чикләвеге, 2 кисәк батон, 1/4 стакан көнбагыш мае алабыз.

 Кальмарларны чистартабыз да пешереп алабыз. Әйтик, аларны менә шул рәвешле пешерергә була: кайнап торган суга салабыз, шуңа лимон суы сыгабыз һәм лимон кисәге салабыз. Кайнау кергәч, сүндерәбез һәм суында суынырга калдырабыз. Пешкән кальмарларны саламлап турыйбыз. Ә әстерхан чикләвеге, сарымсак һәм бер-ике кисәк батонны иттарткыч аша чыгарабыз, үсемлек мае өстибез. Кальмарларыбызны тозлыйбыз һәм иттарткыч аша чыгарылган башка ингредиентлар белән бутыйбыз. Бик тәмле килеп чыга. Әзерләп куегыз. Үкенмәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев