Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Какланган сыер ите

Салкынайткач, күпләребез сугымнарын чалды, суыткычларын ит белән шыплатып тутырып куйды.

Казны гына какларга димәгән бит инде, әйдәгез, кибеттән сатып алганчы, өй шартларында сыер итен дә үзебез каклап карыйк. Ничек кенә килеп чыкса да, барыбер сатып алганныкыннан күпкә тәмлерәк булачак. Язуына карап, эше күп дип уйлый күрмәгез, бу алай түгел, аңлатуы гына озын, ә әзерләве авыр түгел.

Итнең матур, тигез һәм озынча кисәген (диамет ры 10 см тирәсе) алсагыз яхшырак булыр.

Берәр формага салып, бастырып тотсагыз да була. Итегездән биегрәк булган савыт әзерләгез. 1 кг эре тозга 1 чәй кашыгы кара борычны кушып болгатырга һәм итне шунда әвәләргә. Итне әзерләгән савытка салып, һәр ягына тигез катлам итеп, шөл тоз белән томаларга. Пленка белән каплап, 3 көнгә суыткычка куярга. Һәр көнне итне әйләндереп торырга кирәк.


Өч көннән соң итне һәм савытны тоздан арындырып, юарга. Шунда ук итне суга салып куярга, югыйсә артык тозлы булачак. Ике сәгать дәвамында, ярты сәгать саен итне әйләндереп, суын сәгатькә бер тапкыр алмаштырып, тотарга. Аннары пресс астына куярга.
Ит пресс астында торган арада, тәмләткечләр әзерлик: сарымсактан кала барлык ингредиентларны бергә кушып болгатырга. Сарымсакны аерым савытка махсус сыткыч аша чыгартырга һәм массаж ясаган кебек, суты сеңәрлек итеп, иткә ышкырга. Аннары тәмләткечләр катнашмасын да, 2 мм чамасы калынлыкта була, сыларга. Итне марляга яки тукымага төреп, кысып җеп белән бәйләргә һәм суыткычка куярга (берәр ничек асып куйсагыз яхшырак). Бер тәүлектән соң төргән тукымасын алыштырырга. Әйләндергәләп торыр га кирәк, югыйсә тигез кипмәячәк. Шулай 15-20 көн тора, 10 көннән соң авыз итеп карый аласыз.

Мондый итне бик нәзек итеп кисәргә кирәклеген беләсездер инде. Тәмле булсын!


Кирәк була:
Сыер ите (сум ите (огузок) булса яхшырак) –
1 кг 200 г
Сарымсак (эре булсын) – 10 тырнак
Төелгән татлы борыч –
3 аш кашыгы
Төелгән кара борыч –
2 аш кашыгы
Төелгән кызыл (әче) борыч – 1 чәй кашыгы
Тәмләткечләр катнашмасы (гарам масала) –
3 чеметем
Шикәр комы – 1 чәй кашыгы
Соя соусы – 1 аш кашыгы
Тоз (эре, йодланмаган) – 1 кг
Бөтнек (төелгән) –
2 чеметем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев