Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Какаодан паста

Моны тәмле дип кенә әйтү аз – телеңне йотарлык! Үзегез ясап, авыз итеп карагыз!

•Сөт – 1 стакан (250 мл),
•Какао оны – 3 аш кашыгы,
•Шикәр комы – 3 аш кашыгы,
•Он – 3 аш кашыгы,
•Сыер мае – 70-80 гр.

Кәстрүлгә сөт, шикәр комы, он һәм какао салабыз. Плитәне кабызып, оны төпкә утырмасын өчен, вакыт-вакыт болгатып торабыз. Кайнап чыккач, бер минут тирәсе тотабыз да, уттан алабыз. 20 минут тирәсе суытабыз. Аннары май кисәкләрен дә кушып, яхшылап болгатабыз, масса ялтырап китә. Өстенә плитка шоколадның ¼ өлешен уырга һәм кабат болгатып, банкага салып куярга. Тәмлееее. Әгәр дә төелгән чикләвек тә кушсагыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев