Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кәбестәле помидор

Тәмле булсын!

Күп кенә уңган хуҗабикәләрнең телицаларында гына түгел, бакчаларында да помидорлары өлгерә инде. Аларны кышка әзерләү рецепты тәкъдим итәбез. Сусыл помидорлы һәм кетердәп торган кәбестәле банкаларны ачып, кыш көне тәмләп авыз итәрсез.

Кирәк була:
↪кәбестә
↪зур булмаган помидорлар
↪суган
↪татлы борыч
↪әче борыч
↪петрушка
↪укроп

Һәр банкага салырга лавр яфрагы, хуш исле һәм кара борыч борчаклары әзерләп куегыз. 1,5 литр суга маринад өчен 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы һәм 4 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кирәк булыр.


Чиста банкаларга лавр яфрагы, борчак­лы борычлар һәм әче борыч боҗралары салабыз. Буйга киселгән татлы борыч катламы, аның өстенә түгәрәкләп киселгән суган, укроп белән петрушка түшәргә. Аннан соң саламлап туралган һәм тыгызлап бастырылган кәбестә катламы булачак. Берничә җирдән тишелгән помидорларны кәбестә өстенә урнаштырырга. Шулай кәбестә һәм помидор катламнарын кабатларга, ә өскә берничә кисәк татлы борыч куябыз һәм кәбестә җәябез.


Яшелчәләр өстенә кайнап кына чыккан су коябыз, банка авызына капкач куеп, 15-20 минут көтәбез. Аннары суын кәстрүлгә бушатып, тоз белән шикәр комы кушабыз да 2-3 минут кайнатабыз. Банкаларыгыз «атыр» дигән шик булса, тагын бер кат кайната аласыз. Соңгы тапкыр кайнап чыккач, аш серкәсе дә өстисе.


Маринадны банкаларга салып, яхшылап капкачларга һәм шул ягы белән бастырып, яхшылап төреп куярга. Суынганчы шулай тора, ә аннары сак­лый торган урыныгызга алып куя аласыз. Салкынчада да, бүлмә температурасында да яхшы тора.
Банкаларда да матур күренә, тәме дә тел йотарлык була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев