Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кәбестә яфрагында долма

Тәмле булсын!

Хөрмәтле укучыларыбыз, газетабызның узган санында Норлатта яшәүче Венера һәм Анатолий Мовсесяннар гаиләсе турында язган идек. Ә менә хәзер Венера ханымнан сезгә бик тәмле һәм үзенчәлекле долма рецепты тәкъдим итәбез.
 

«Бездә әрмәннәрнең әлеге милли ризыгыннан башка бер генә бәйрәм дә узмый, – ди Венера ханым. Ул тозланган виноград яфрагына түгел, чөнки аны безнең якларда табуы читенрәк, кәбестә яфрагына төрелә».
 

 

Ә кәбестә яфрагын алдан тозлап куярга кирәк. Моның өчен, аларны алдан голубцыга әзерләгән кебек, калын тамырларын кисеп, кайнар суда пешек­ләп алырга һәм 2-3 сәгать суытырга. Шуннан соң банкага тутырып, өстенә тозлык салырга (1 литр суга 1 аш кашыгы тоз кушып ясала) һәм берничә көн тозланганын көтәргә.

 

Долма пешерергә уйлаган көндә, банкадан әзер кәбестә яфракларын алып, кулланасыз гына. Фаршны үзегез яраткан иттән ясыйсыз, ике төрлене кушсагыз, майлырак итсәгез тәмлерәк була. Фаршка башлы суганны вак итеп турап, хмели-сунели, әрмәнчә аджика, кинза, тоз, юылган дөге һәм бер килограмм фаршка ярты чинаяк исәбеннән су кушарга. Барысын бергә яхшылап болгатып, эчлекне кәбес­тәгә төрергә. Голубцы кебек бит инде бу димәгез, алар зурлыклары белән дә аерыла, долманы, белгәнегезчә, виноград яфрагына төрәләр, димәк кәбестәгә төрелгәне дә зурлыгы буенча шуның кадәр генә булырга тиеш. Кечерәк булган саен, матуррак һәм үзенчәлеклерәк килеп чыгачак.

Әзер долмаларны табага (казанга, кәстрүлгә – кем нәрсәдә пешерә) урнаштырырга һәм өстенә алдан әзерләнгән томат пастасы белән кушып кыз­дырылган суганны салыр­га, киптерелгән укроп (аның хуш исе көчлерәк) сибәргә, яраткан кеше дафнә яфрагы белән тат­лы борыч кисәкләре дә өсти ала һәм түгәрәкләп киселгән помидор тезәргә. Шуларның өсте томаланыр­лык итеп кенә (артыгы кирәкми), кайнатылган җылы су салырга һәм дөгесе әзер булганчы, акрын утта пешерергә. Уттан алгач ук, өстәлгә чыгарыр­га ашыкмагыз, барлык тәмләткечләрне сеңдереп, «өлгереп» җитүен көтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев