Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кабактан пирог пешерү рецепты

Бик тәмле була, пешереп карагыз әле.

Камыр:

  • Он - 1 стакан (175 г)
  • манка - 1 стакан (175 г)
  • песок 1 стакан (200 г)
  • тоз чемеиеп кенә
  • ак май - 200 г

Эчлек:

  • кабак - 800 г
  • лимон - 1 шт.
  • песок 100 гр

Кабак белән лимонны иттарткыч аша чыгарып, песок салып бутап куям. Лимонның төшен алырга онытмагыз. Мин бер кечкенә алма да кушып җибәрдем. Эчлекне бутагач, ике өлешкә бүләм. Манный ярмасы, песок, он, әз генә тоз, ак май салып камыр ясыйм. Крошка кебек итеп. Уалмый, оешып йөри икән, манный кушып җибәрегез, тагын бер уч.

Өч өлешкә бүләм крошканы. Җыйнак табаны майлап, крошка салам. Аннары кабак эчлеген салам. Шулай итеп ясыйм. Катлы-катлы була. 40 минут пешә. Пешкәч, пичтә сүрелгәнче тотам.

Тәмле булсын.

Чыганак-фото: Кирәкле төркем
Насима Арсланова рецепты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев