Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кабак панкейклары

Кабакларны җыеп алып, кертеп куйдык та – аларны файдасын күрерлек итеп кулланырга да кирәктер бит инде. Гел генә бәлешен яки боткасын да ашап торасы килми, чи килеш тә (бик тә файдалы булуына карамастан) һич кенә дә кимерәсе килми... Әйдәгез, панкейкасын пешереп ашыйк, булмаса. Безнеңчә әйтсәк, майсыз табада пешерелгән коймак инде ул.

Ингредиентлар:
200 г кабак (пюре)
2 данә йомырка
200 г он
4 а.к. шикәр комы
30-40 г атланмай
200 мл сөт
10 г разрыхлитель
бер чеметем тоз
өстенә ягып ашарга бал

Панкейклар бик матур һәм тәмле килеп чыга.

Кабакны духовкада сусыз пешереп, блендер ярдәмендә изәргә. Йомыркаларны шикәр комы белән бик яхшылап болгатырга (яшелчә болай да татлы булса, шикәр комын әзрәк салсагыз да ярый). Аннары алдан бер чеметем тоз, эретелгән атланмай һәм сөтне кушып, соңыннан он белән разрыхлительне өстәп, бутарга.

Камыр коймакныкына караганда куерак кирәк. Панкейкны акрын утта, майсыз кыздыралар. Асты кызгач, сак кына икенче ягына әйләндерергә. Мондый коймакны бал, сыек шоколад, джем яки кайнатма белән бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев