Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ипидән ясалган савытта бәрәңге шулпасы

Хәзерләү вакыты - 30 минут Ингредиентлар: бәрәңге - 7 данә. су - 1500 мл атланмай - 20 грамм суган - 1 данә. шампиньон гөмбәсе - 300 грамм сөт өсте (сливки) - 220 мл тоз, яшел тәмлеткечләр

Бәрәңгене чистартып, шакмаклап турыйбыз, суга салыбыз. Ул бәрәңгене тулысынча капларга тиеш. Тоз өстибез. Һәм әзер булганчы пешерәбез, 
Суганны вак итеп турап, атланмайда алтын-көрән төсенә кергәнче кыздырабыз. Шампиньон гөмбәләрен эре итеп турап, суган янына өстибез һәм бераз кыздырабыз. 
Бәрәңгегә суган белән кыздырылган гөмбәләрне салабыз һәм хәзерләүне дәвам итәбез. Шул ук вакытта гөмбәләрнең берничә кисәген бизәү өчен янга алып куябыз. 
Ашны иләк аша үткәрәбез (шулпаны икенче бер кәстрүлгә күчерәбез). Бәрәңге-гөмбә массасын бераз суытабыз һәм блендер ярдәмендә пюре халәтенә җиткерәбез. 
Массаны кәстрүлгә салабыз. Ул сыегайсын өчен бераз шулпа өстибез, даими рәвештә болгатып торабыз. 
Аннары майлылыгы 22% булган каймак салып, шулпаны кайнатып чыгарабыз һәм суытабыз. 
Яртылаш сатыла торган арыш ипиенең йомшак өлешен кисеп алабыз. Ипинең каты өлешен (тышчасын) духовкада киптереп алыбыз һәм аның эченә ашны салабыз. Янда калдырылган гөмбә һәм яшел тәмләткечләр белән бизәп куябыз. 
Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев