Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җиләккә банан кушып кайнатма ясаганыгыз бармы?

Ә минем бар. Тәмле була икән үзе.

Кура җиләгенә банан кушып кайнатма ясаганым бар инде. Әфлисунлы карлыганны да ясап карадым, ә җиләк турында күршемнән ишетеп белдем.
Моның өчен җиләкне банан белән 3:1 исәбеннән кушып кайнаталар.

Ингредиентлар:
1 кг яңа җыелган җиләк
350 г нык өлгергән банан
500 г шикәр комы

Әзерләү:
Җиләкне җыеп, агып торган су астында юып, өстенә шикәр комы салып куярга. Әгәр җиләк артык эре икән, аларны яртылаш бүлгәләргә була. Җиләкнең үз суы бүленеп чыксын өчен аны 4-7 сәгатькә калдырырга кирәк.
Җиләкне утка куеп, кайнап чыкканчы тотарга, әмма кайнатмаска кирәк. Болгатырга, күбеген җыеп алырга һәм сүндерергә. Кайнатма суынгач, аны тагын утка куярга.

Бананны кисәкләргә бүлгәләп, вилка белән изәргә һәм кайнатмага кушарга.
Җиләкле-бананлы кайнатманы кайнап чыкканнан соң 15 минут сүрән утта тотарга. Күбеген җыярга да онытмагыз.
Әзер кайнатманы коры стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм капкач белән капларга. Өстен аска әйләнедереп куеп, тукыма белән каплап, суынганчы тотарга.
Кайнатманы салкынча урында сакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев