Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ифтарыгыз тәмле булсын!

Рамазанның икенче атнасы төгәлләнеп килә.

Ураза тотучылар гына түгел, ниндидер сәбәпләр аркасында тота алмаучылар яки әле үзләрендә андый ышанычлары булмаганнар да бу айны барыбер үзгәрәк, тыйнаграк, тәртиплерәк дип әйтимме соң, уздырырга тырыша. Һәм бәйрәмчәрәк. Хәлләреннән килгәннәр Ифтар мәҗлесләре оештырып, якыннарын, ураза тотучыларны сыйлый, кемнәрдер өйләрендә ризык төрләндерә, гадәттәгедән тәмлерәк ашамлыклар әзерләп, гаиләсен шатландыра.
Без дә газетабызның социаль челтәрләрдәге төр кем нәренә язылу чыларыбыз га төрле рецептлар тәкъ дим итәбез, шул исәптән, үзебез пешереп караганнарының видеоязмаларын да урнаштырырга тырышабыз. Шундыйлардан соңгыларының берсе камырга төрелгән индоутка иде. Инде хөрмәтле газета укучыларыбыз, аны сезгә дә тәкъдим итәбез. Видеосын күрәсегез килсә, биредә куелган QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, рәхим итеп карый аласыз.
Шулай итеп, индоутканы өч сәгатьләп алдан юып, яхшылап, күп итеп тозлап куябыз. Кемдер бәлки итнең үз тәменә караганда, тәмләткечләр тәме килеп торганны яратадыр, һәркемнең үз ихтыяры, кошка теләгән тәмләткечләрегезне дә сылый аласыз.
Камырын су+тоз+оннан гына ясагыз, чөнки аны барыбер ашамаячаксыз. Индоутканы 0,5 см калынлыкта камырга төреп, мичтә ике сәгать тирәсе пешерәсез. Монда, әлбәттә, үрдәк, каз һәм, хәтта, тавыкны да нәкъ шулай әзерләргә була. Фольгага төреп тә, рукавка тыгып та пешергән бар, әмма иң тәмлесе камырга төргәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев