Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ифтарга шурпа әзерлибез

Бу аш безгә Көнчыгыштан килгән. Ул сезне һәм якыннарыгызны үзенең искитчкеч тәме, әзерләгәндә гадилеге белән шатландырачак.

Ингредиентлар:

Бәрән ите  0,5 кг

Суган 1 шт

Таталы борыч 1 шт

Кишер 2 шт

Бәрәңге 6 данә

Сарымсак 2 тырнак

●Кинза 10 г, Укроп 10 г

Помидор  2 шт

Әзерләү:

1. 6-7 литр күләмдәге кәстрүл (яки казан) сайлыйбыз.

2. Суганны ваклап турап, үсемлек маенда кәстрүлдә алтын төскә кергәнче кыздырабыз. 

3. Итне турап кыздырабыз, азрак шулпасы чыккач, үз согында өстен томалап пешерәбез.

4. Кишер һәм болгар борычын саламлап турап, ит өстенә өстибез. (Әче яратучылар, аз күләмдә әче борыч та сала аласыз.)

5. Аннары эре итеп киселгән помидор өстибез, тагын бер кат болгатабыз һәм кәстрүлнең яртысыннан артыгы кайнар су салабыз. Капкачны ябып, акрын утта кайнатабыз.

6. Ит әзер булгач, эре телемле яисә туралмаган бәрәңге өстибез (әгәр бәрәңге эре булмаса).

7. Кәстрүлгә су өстибез һәм утны арттырмыйчан гына кайнатабыз.

8. Бәрәңге әзер булгач, вак киселгән сарымсак, тоз, тәмләткечләр һәм вакланган яшел тәмләткечләр өстибез һәм тагын бер-ике минут пешерәбез.

Шурпа әзер! Ашларыгыз тәмле, тоткан Уразаларыбыз кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев