Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Грузиннарча баклажан

Тәмле булсын!

Баклажан – 2 кг
Татлы борыч – 8 данә
Әче борыч – 2 данә
Сарымсак – 10 тырнак
Шикәр комы – 1,5 аш кашыгы
Тоз – 1,5 чәй кашыгы
Аш серкәсе – 125 мл
Үсемлек мае – 150 мл

Әзерләү: Баклажанны шакмаклап турарга, тирән тазга яки кәстрүлгә салып, ике уч (кушуч түгел!) эре тоз сибәргә. 30 минут шулай торсын.
Сарымсак һәм әче борычны орлыклары белән бергә блендерда вакларга.
Татлы борычны орлыкларыннан арындырып, шулай ук, блендерда вакларга. Әгәр дә андый җайланмагыз юк икән, иттарткыч та ярый.
Баклажанның артык сыек лыгын сыгарга. Сыек май салган табада алтынсу төскә кергәнче, өлешләп кыздырырга. Барысын да берьюлы салсагыз, кызмаячак, пешәчәк кенә.
Кәстрүлгә борычлар белән сарымсакны салырга, үсемлек мае, аш серкәсе өстәп, кайнатып чыгарырга. Аннары кыздырылган баклажаннарны кушып, тоз һәм шикәр комы сибеп, 10 минут пешерергә.
Кабымлыкны стерильләш терелгән коры банкаларга кайнар килеш тутырып, капкачларга. Капкач ягына бас тырып, төреп куярга. Суынганчы шулай торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев