Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Грузин соусы «Сацебели»

Бераз «острый» ризык­ларны яратучылар өчен әлеге рецепт һичшиксез ошыячак.

Интернетта аның күп төрлеләре бар, әмма без редакциябез белән нәкъ менә түбәндәгесен үз иттек. Сез дә иренмичә ясап, авыз итеп карагыз әле, бәлки, аннары, фикерләрегезне дә җиткерерсез.
- 4 литр томат согы (1 стаканын әлегә кырыйга алып куеп торабыз)
- 5 данә татлы борыч
- 2 баш сарымсак
- 2 данә ачы борыч
- 2 стакан шикәр комы
- 2 аш кашыгы тоз
- 6 бал кашыгы төелгән кориандр
- 2 бал кашыгы төелгән кара борыч

Борычлар һәм сарымсакны иттарткычтан чыгартабыз һәм алдан санап үтелгәннәрнең барысын да кушып 15 минут пешерәбез. Аннары 1 бәйләм (пучок) петрушка, 1 бәйләм укроп, 1 бәйләм базиликны турап  кушылмага өстибез һәм 5 минут кайнатабыз. Алдан алып куелган 1 стакан томат согына 4 аш кашыгы крахмал салып болгатабыз – шуны һәм 1 стакан аш серкәсен дә катнаштырабыз да, тагын 5 минут пешерәбез. Кайнар килеш банкаларга тутырып, капкачлап куябыз. Тел йотарлык соус әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вкусно рецепты с фото лучшие рецепты соус сацебели Соус сацебели острый соус