Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөмбәле киш

Тәмле булсын!

Камыр өчен 220 гр он, 125 гр атланмай, 1 данә йомырка, ½ чәй кашыгы тоз кирәк булачак. Ә эчлеккә 250 гр пешерелгән урман гөмбәсе, 250 гр фарш, бер баш суган, 3 аш кашыгы каймак, 1 данә йомырка, 70 гр сыр, тоз-борыч һәм үсемлек мае әзерләп куегыз.
Эретелмәгән атланмайны ваклап, он, тоз һәм йомырканы кушып, камыр ясарга. Әгәр дә оешмаса, берничә кашык салкын су өстәргә.


Камырны озак әвәләмәгез, ул җылынырга тиеш түгел. Әзер булгач, пленкага төреп 30 минутка суыткычка куеп торыр­га.

Туралган суганны йомшарганчы табада кыздырырга һәм шунда гөмбә белән фаршны да кушарга. Болгата-болгата әзер булганчы, кыздырырга. Тоз-борыч салырга онытмагыз. Аннары суынсын.
Камырны җәеп, «борт»лар калдырып табага урнаштырырга, төбен вилка белән тишкәләгез дә 15-20 минутка 190 градускача кыздырылган мичкә тыгыгыз. Алып, эчлекне шуңа бушатыгыз, каймак белән йомыркадан ясалган катнашманы эчлек өстенә агызыгыз. Соңыннан, уылган сыр сибегез. Кабат 40 минутка мичкә куегыз.

Өстендәге сыры көеп китмәсен, бәлки пешү вакытын кыскартырга туры килер. Тәмле һәм хуш исле киш әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев