Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гөмбәле солянка

Бу гөмбәле солянка кибет киштәләрендәгедән дә тәмлерәк була. Кыш көне, теләсәгез, ашка салып пешерә аласыз, теләсәгез – болай да бик яхшы ашала.

Кирәк була: 
Гөмбә – 500 гр
Су – 500 мл
Кишер – 500 гр
Кәбестә – 1,5 кг
Шикәр комы – 50 гр
Тоз – 25 гр
Суган – 300 гр
Сыек май – 180 мл
Томат соусы – 1 стакан (200 мл)
Төелгән кара борыч – 10 гр
Аш серкәсе – 40 мл
Әзерләү:
Гөмбәне (кибеттән шампиньон алсагыз да яки җыеп катыргычка тутырып куйганыгыз да ярый) юып, эре итеп турарга һәм кыздырырга.
Кишерне эре угычтан уарга, ә кәбестәне вак кына саламлап турарга. Икесен бергә зур савытка салып, шикәр комы белән тоз өстәп, кул белән изәргә.
Суганны артык вак итмичә, ярымтүгәрәкләп турап, шулай ук, кыздырырга һәм барлык продуктларны бергә кушып, бутап, пешерергә. Әзер булгач томат соусын, борычны һәм аш серкәсен дә салып, тагын әзрәк утта тотабыз. Кайнап чыкканнан соң 5-7 минуттан әзер.
Солянканы, алдан әзерләп, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап, суынганчы плед белән төреп куярга. Бер тәүлектән соң саклау урынына урнаштырсагыз да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X