Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Гади генә торт пешерү ысулы

Бер банка куертылган сөткә (сгущенкага) бер йомырка, бер чәй калагы көпшәкләгечне (разрыхлитель) 400гр он белән бутап, йомшак камыр басабыз.

Камыр пластилин кебек була, басуы кулга рәхәт. Шуны ун кисәккә булдем, һәр кисәкне кирәгенчә җәеп, кызган табада ике яклап пешереп алабыз. Газ өстендә пешерэсе. Пешү белән үзегезгә кирәк размерда киәсез.

Крем: 500 мл сөтне кайнатырга куйдым. 300 гр шикэр комы, 2 йомырка, 2 аш калагы крахмал, 3 аш калагы он, бер кап ванилинны 250 мл сөт белән бергэ эйбәтләп болгаттым һәм шуна кайнаган сөтне кушып, болгата- болгата крем куерганчы пешердем. Куерган кремга 200 гр йомшак акмайны кушып тугладым һәм җылы кремны коржларга сөртеп торт җыябыз. Мин үзем биек тортлар яратмагач, шушы нормадан ике торт ясадым. Кырыеннан киселгэн кисәкләрне ваклап, торт өстенә, кырыена сиптем.

Резида Файзуллина рецепты
Чыганак-фото: Кирәкле төркем 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев