Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Филадeльфия роллары ясыйбыз!

Кибетнекеннән тәмлерәк тә була әле ул.

Безгә кирәк булачак:

- Аз тозланган кызыл балык - 200 гр (форель яки семга)

- Филадельфия сыры - 200 гр

- Кыяр - 200 гр

- Дөге (пешкән) - 500 гр

 

Әзерләү:

1. Форма төбенә азык пленкасы салабыз.

2. Балыкны форманың бөтен төбен капларлык итеп тезәбез. Балык бик нечкә киселергә тиеш.

3. Өстенә филадельфия сыры салабыз.

4. Аннары өстенә бик юка итеп киселгән кыяр катламы тезәбез.

Өстеннән боларны пешкән дөге белән каплыйбыз. Дөге яхшы ябышырга тиеш.  Дөгегә алдан тоз сибәргә һәм дөге серкәсе яки соя соусы өстәргә мөмкин.

5. Берникадәр вакытка суыткычка куеп торырга киңәш итәбез.

6. Аннан соң формадан чыгарабыз, әйләндерәбез һәм кечкенә квадратларга кисәбез.

Хәләл һәм тәмле роллар әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев