Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Эремчекле-солылы печенье ясыйбыз

Бар иде үзебезнең тәмле итеп өй печеньелары пешергән вакытлар, ә?!

Ә хәзер шикле әйберләрдән ясалган, бозылса – бозылмый, катса – катмый торганнарын сатып алабыз. Замана үзгәртте, әзерне генә куллана торганга әйләндек. Әйдәгез әле, шул ялкаулыгыбызга протест йөзеннән булса да, менә шушы тәмле дә, файдалы да печенье­ны пешереп, гаиләбезне чәй табынына чакырыйк.

Кирәк була:

  • Солы кисәкләре (хлопья) – 1 стакан
  • Бодай оны – 0,5 стакан
  • Эремчек – 100 гр
  • Йомырка – 1 данә
  • Шикәр комы – 0,5 стакан
  • Атланмай – 40 гр
  • Разрыхлитель – 1 ч.к.
  • Корица – 0,5 ч.к.

Солы кисәкләренең тиз пешә торганы кирәк (3 минутта дип язылганы). Атланмайны катыргычтан алгач ук, кирәк кадәр эре кыргычтан уыгыз. Эремчекнең ниндие дә ярый. Духовканы 180 градускача кыздырыгыз.

Тирән савытка шикәр комы, корица, солы кисәк­ләрен һәм йомырканы салып, чәнечке белән яхшылап болгатырга.
Эремчекне яхшылап изәргә яки эре тишекле иләк аша уздырырга. Атланмай белән икесен солылы катнашмага кушып, бутарга һәм разрыхлитель белән онны да өстәп, камыр ясарга. Ул куе һәм ябыша торган килеп чыга. Башка он өстәмәгез, югыйсә печенье каты булачак.

Камырны чәй кашыгына алып, пешерү өчен махсус кәгазь җәелгән табага юеш кул белән тезегез. Аралырак итегез, чөнки, мичтә камыр бераз җәелә. Алтынсу төскә кергәнче, 20 минутлар тирәсе пешерегез.

Әзер булгач алып, суытыгыз. Әлеге күләмнән 20-25 данә чыга. Әлеге гади, хуш исле, тәмле, йомшак печенье балаларга да ошаячак. Пешү вакытын арттырсагыз, ул кетердәп торачак. Балалар белән бергәләшеп әзерләсәгез, тагын да тәмлерәк була әле ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев