Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Дусларым, бүген ифтарга ханум пешерәбез

Кемдер аны ялкауларча мантыдип атый, ә кайсы якларда урама дип тә атыйлар.

Камыр өчен:
1 стакан җылы су
1 йомырка
1/2 бал кашыгы тоз
3 аш кашыгы көнбагыш мае

Эчлек өчен:
Фарш
2 баш суган
4 бәрәңге
тоз, борыч

Эш барышы:
Барлык ингредиентларны кушып, йомшак кына камыр басып,30 минут ял иттерәбез.

Ул арада эчлек ясыйбыз.Фаршка суган белэн бәрәңгене шакмаклап турап салабыз.Тоз, борыч кушып бутыйбыз.

Камырны җәеп конбагыш мае белән сылыйбыз һәм өстенә эчлекне җәябез.Рулет итеп төреп парда 45 минут пешерәбез.
Әлеге порциядән ике ханум килеп чыга..

Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев