Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Дуслар, бүген ифтарга ханум пешерәбез.

Кемдер аны ялкауларча мантыдип атый, ә кайсы якларда урама дип тә атыйлар

Камыр өчен:

  • 1 стакан җылы су
  • 1 йомырка
  • 1/2 бал кашыгы тоз
  • 3 аш кашыгы көнбагыш мае

Эчлек өчен:

  • Фарш
  • 2 баш суган
  • 4 бәрәңге
  • тоз, борыч

Эш барышы:

  • Барлык ингредиентларны кушып, йомшак кына камыр басып,30 минут ял иттерәбез.
  • Ул арада эчлек ясыйбыз.Фаршка суган белэн бәрәңгене шакмаклап турап салабыз.Тоз, борыч кушып бутыйбыз.
  • Камырны җәеп конбагыш мае белән сылыйбыз һәм өстенә эчлекне җәябез.Рулет итеп төреп парда 45 минут пешерәбез.
  • Әлеге порциядән ике ханум килеп чыга..

Ашларыгыз тәмле булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев