Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Чыршы рәвешендәге бәйрәм печеньесы

Яңа ел печеньесын ясау өчен: Манный ярмасы - 1 стакан, Әчегән сөт (катык яки кефир) - 1 стакан, Шикәр - 1 стакан, Он - 3-5 стакан чамасы, Йомырка - 4 данә, Маргарин - 200 грамм, Тоз аз гына, Сода - 0,5 чәй кашыгы.

Камыр ясый башлаганчы, формаларны әзерләргә кирәк. Әгәр алар юк икән, һичшиксез сатып алырга кирәк. Чөнки форма булмаса, эшләнмәгә кирәкле кыяфәт биреп булмаячак. Шулай итеп башладык! Барча гамәлне дә рецепт буенча төгәл башкарабыз, соң, үзебезне һәм якыннарыбызны шатландырачакбыз бит! 
Манныйны сөт белән катнаштырабыз һәм төнәтү өчен берәр сәгатькә калдырабыз. Шикәрне 2 йомырка һәм 2 йомырка сарысы белән болгатабыз. Манный катнашмасына кушабыз, алар янына йомшартылган маргарин, тоз, сода һәм он өстәргә. Камыр басабыз, ул бик каты булырга тиеш түгел, ләкин шул ук вакытта җәю өчен бик җайлы һәм җиңел булырга тиеш. Шуннан соң аны ял итү өчен ярты сәгатькә калдырабыз. 
7-8 мм калынлыктагы камыр басабыз һәм кирәкле формадагы печеньеләр кисәбез. Һәм бик үк якын куймыйча, табага тезеп, 160 градус тирәсе җылытылган 20-30 минутка духовкага пешерергә куябыз. 
Тәмнүшкәләребез бераз кызаргач, мичтән алабыз. 
Берничә тамчы лимон согы салып 2 йомырка агын күбек барлыкка килгәнче, күпертәбез, аңа шикәр пудрасы һәм азык буягыч өстибез. Барлыкка килгән әлеге глазурьне җылы печенье өсләренә сыларга кирәк. Глазурь кипкәч, төрле бизәкләр ясыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев