Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Чөгендердән гади һәм бик тәмле кабымлык

Чөгендер иң популяр яшелчәләрнең берсе, шуңа аңардан нинди генә ризыклар хәзерләмиләр. Аннан соң, бу яшелчәне саклау барышында, составындагы күп кенә витаминнар һәм минераллар да югалмый. Бүген без сезнең белән бик гади һәм шул ук вакытта иң тәмле кабымлык рецепты белән уртаклашырга телибез.

Ингредиентлар: 

Суган: 1 данә 
Чөгендер: 3 данә 
Кинза орлыклары: 1/2 чәй кашыгы 
Сарымсак: 2 тырнак 
Серкә: 1 аш кашыгы 
Кызыл борыч: тәме буенча 

Әзерлек процессы: 

Чи чөгендерне кыргыч аша үткәрәбез (эре ягыннан). Тозлыйбыз, серкә өстибез. Аннары бу катнашманы 2-3 сәгатькә суыткычка куябыз. Бу арада, чөгендер маринадаланып өлгерә. Барлыкка килгән сокны түгәбез. Майланган табада суганны кыздырып алабыз да, шул җылы майны (сугансыз гына) чөгендер өстенә сибәбез. Аңа вак итеп туралган сарымсак, борыч һәм кинза орлыгы өстибез. Кабымлыкка шулай ук тәм өчен бераз шикәр дә өстәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев