Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәйрәм табынына "Яшел Үзән " газетасыннан "Тәмлүшкә" дип аталган салат

Әлеге салат тәмле генә түгел, шул ук вакытта бик матур да. Төрле бәйрәм өстәленә дә туры килә.

Ингредиентлар:
200 грамм шампиньон гөмбәсе
150 грамм ысланган тавык ите
80 грамм корейча кишер
80 грамм караҗимеш
150 грамм тазә, яшел (свежий) кыяр
150 мл майонез
Көнбагыш мае
Борыч, тоз, яшел тәмлеткеч үләннәр

Хәзерләү:

Әлеге салат махсус савытта ( әгәр дә ул юк икән, пластик бутылкадан цилиндр формасы кисеп алабыз) катлам-катлам ясала. Яссы тәлинкә (плоское блюдо дип атала рус телендә) алабыз, шуңа цилиндр формасындагы махсус савытны май белән сылап куябыз. Бу әзерләнеп беткән салатны җиңел генә алырга ярдәм итәчәк 
*Форма төбенә беренче катламны - вак итеп туралган тавык итен урнаштырабыз, майонез белән сылыйбыз. 
* Икенче катламда вакланган караҗимеш, аның өстен шулай ук майонез белән сылыйбыз.
* Өченче катламда - алдан туралган һәм кыздырылган шампиньон гөмбәләре, аларны шулай ук формага урнаштырабыз да майонез белән сылыйбыз.
* Дүртенче катламда вак итеп шакмак итеп туралган яшел кыяр. Аның өстен майонез белән каплыйбыз 
* Бишенче, иң югары катламда - кореяча кишер. Аны шулай ук майонез белән сылыйбыз.
Барлык катламнар да тезелеп беткәч, акрын гына уртадагы цилиндр формасындагы махсус савытны алабыз. Әзер салатны үзең теләгәнчә, яшел тәмлеткечләр белән бизибез. Һәм ярты сәгатькә суыткычка куябыз.
Ашларыгыз тәмле булсын. Бәйрәмне күңелле итеп үткәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X